"Сарман"га быелның икенче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр калды
Хөрмәтле сарманлылар! Быелның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга санаулы гына көннәр калды. Әмма язылырга өлгермәгәннәр ай ахырына кадәр "Сарман"га языла алалар әле. Аңа ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 669, оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә. "Новый Сарман" газетасына 390 сумга язылырга мөмкин. Район газетасына альтернатив яздыру...
Хөрмәтле сарманлылар! Быелның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга санаулы гына көннәр калды. Әмма язылырга өлгермәгәннәр ай ахырына кадәр "Сарман"га языла алалар әле. Аңа ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 669, оешмалар өчен 759 сум тәшкил итә. "Новый Сарман" газетасына 390 сумга язылырга мөмкин.
Район газетасына альтернатив яздыру да бара. Аңа редакциядә язылып, шуннан яки үзәк базар янындагы "Фотоэксклюзив"тан килеп аласы була. "Сарман"га альтернатив язылу бәясе - 350 сум, "Новый Сарман"га - 250 сум.
Редакциядә шулай ук газетаның электрон вариантына да язылырга мөмкин. "Сарман"ның электрон варианты - 250 сум, "Новый Сарман"ныкы 200 сум тора. Электрон вариантка язылган очракта, безгә үзегезнең электрон адресыгызны хәбәр итәргә кирәк була, чөнки газетаны без сезнең электрон адреска җибәрә торган булачакбыз.
Безнең белән калыгыз, шатлык-куанычларыбыз уртак булсын, хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев