2011 елның 15 январендә Тикшерү комитеты Прокуратура составыннан чыгарыла.
Шуннан соң тикшерүчеләрнең һөнәри бәйрәме итеп шушы көн исәпләнә. Ә тамырлары белән ул 1713 елга барып тоташа. Бу көнне Россиядә майор һәм тикшерү канцелярияләре барлыкка килә, алар турыдан-туры Петр I гә буйсыналар.
Бүгенге көндә Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты дәүләт власте органнары структурасына керми. Ул илдә Россия законнары нигезендә җинаять-суд производствосы тармагында вәкаләтләрне тормышка ашыручы федераль дәүләт органы булып тора.
Бүгенге бәйрәм эшкә нәтиҗә ясау һәм иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Зөлфия Шәрипова.
Нет комментариев