Күтәмәле мәктәбендә әниләрне һәрвакыт зурлыйлар
Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә.
Күтәмәле мәктәбендә дә бу бәйрәм бик җылы атмосферада үтте. Аңа укучыларның әниләре һәм әбиләре килделәр. Алар кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Укучылар үзләренең иң якын кешеләренә хатлар яздылар, аларны концерт номерлары, сәхнәләштерелгән күренешләр белән сөендерделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләр бирделәр. Бәйрәм барысына да бик ошады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев