Лөбәбә апа 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген Колмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Шәймөхәммәтова Лөбәбә Мортаза кызына 90 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга шулай ук иң матур теләкләрен район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Мортамак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илдар Һадиуллин, җирлек ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлова, якыннары җиткерделәр.
Лөбәбә апа турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев