Габдулла абый юбилеенда сөенечтән җырлап җибәрде + ВИДЕО
Нөркәй авылында яшәүче Нәбиуллин Габдулла Мөбәрәк улына бүген 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Габдулла абый, тыл ветераны буларак, “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” истәлек медаленә дә ия булды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин, авыл ветераннар советы рәисе Мөршидә Хәйбрахманова, балалары да юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр.
Габдулла абый, 1956 елда 4 ел диңгезче булып армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан сон, колхозда эшкә чыга. 29 ел комбайнчы, тракторчы була. Соңрак фермада терлекче булып эшли. 49 ел хезмәт стажы бар. 30 ел умарталар тота, соңгы елларда гына бу эшне улына тапшырган. Тормыш иптәше Галия апа белән бергә яши башлауларына да быел көзлектә, Алла боерса, 65 ел тула. 4 кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Һәркайсының гаиләсе, яраткан эше бар. 9 онык, 7 оныкчык куанычы белән яшиләр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев