Краснодар өлкәсенең Туапсе районында 22,3 мең хуҗалык, 72,5 мең кеше су баскан мәйданнарда калган.
Бу көннәрдә Краснодар өлкәсенең Туапсе районында көчле яңгырлар ява. Су басу белән бәйле бәла-каза вакытында бер хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсенә сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.
"Туапсе районының Кривеньковская станицасында су басу вакытында бер хатын-кыз һәлак булу турында мәгълүмат килде. Урынга тикшерүчеләр китте", - дип сөйләгән матбугат хезмәте вәкиле.
Фаҗига буенча тикшерү эшләре бара.
- 24 октябрьдә кичке алтыда Туапсе районында 116 мм явым-төшем булган. 22,3 мең хуҗалык, 72,5 мең кеше су баскан мәйданнарда калган.
Нет комментариев