САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәлиләнең чираттагы җиңүе

Райондашыбыз Рүзилә Бәдертдинова, ТР һәм РФ Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганеева исемендәге VII Халыкара “Сандугач-Соловей” вокалистлар бәйгесендә катнашып, зур җиңүгә иреште һәм Гран-прига ия булды.

“Конкурста беренче тапкыр катнашуым түгел инде. Барыбер дә куркыта һәм дулкынландыра. Әле алай гына да түгел. Әзрәк салкын тию дә бар. Бөтенесе бер күчкә җыелды. Сәхнәгә чыктым. Бар дөньямны оныттым. Җырга чумдым, аның белән яши башладым. Шулвакытта барлык булган проблемалар, чирләүләр юк булды. Менә нәрсә эшләтә ул җыр!” – дип язып куйган Зәлилә үзенең инстаграм битенә.
Без Рүзиләне чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев