САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хезмәттәшләребезнең беренче сыйныфка баручы балаларына “ТАТМЕДИА” җәмгыяте яңа портфель бүләк итте

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында “ТАТМЕДИА” җәмгыяте ел да хезмәткәрләренең балаларын мәктәп кирәк-яраклары салынган матур букчалар белән сөендерә. Быел да матур традиция кабатланып, Рэйхан Зарипов белән Азалия Бикмиева яңа портфельле булдылар.

Без булачак укучыларны матбугат үзәгенә кунакка чакырдык һәм бүләкләрне тапшырдык. 

Азалия белән Рэйхан — икесе дә Сарман урта мәктәбендә белем алачаклар. Берсенең сыйныф җитәкчесе Илмира Әхәтова булса, икенчесенеке — Гөлназ Гатина.

- Миңа 6 яшь тулды. “Ләйсән” балалар бакчасына йөрдем, хәзер укырга керергә әзерләнәм. Тәрбиячеләребез — әбием Ләйсән, Альбина, Гөлфинә апалар минем яхшы укуымны теләп калдылар. Мәктәпкә барасы көнемне санап көтәм. Дүрт көннән мин укучы булачакмын. Хәрефләр таныйм, әзрәк саный беләм. Бик тә укырга өйрәнәсем килә. Әти-әниемне бишлеләр белән генә сөендерергә сүз бирәм, - диде кечкенә Азалия. 

Рэйхан район үзәгенең “Сандугач” балалар бакчасын тәмамлады. Тәрбиячеләре Гөлшат Мостафина, Дания Әхкәмова аны 100гә кадәр санарга да өйрәткәннәр. 

- Мин хәрефләрне таныйм, әзрәк укый да беләм әле. Мәктәптә барасым килә тизрәк. Бакчада йөргәндә, йокларга яратмый идем. Мәктәптә анысы булмаячак, урра, - диде ул. 

Бүләк букчасында беренче сыйныф укучысына кирәкле булган күп нәрсә бар. Күңелле әлифба, нота дәфтәре, көндәлек, альбом, буягычлар, төсле кәгазьләр, гуашь, пластилин, төсле карандашлар. Котлау открыткасына матур теләкләр дә язылган. “Кадерле Азалия (Рэйхан)! Сине 1 сентябрь — Белем көне белән котлыйм! Бу көнне синең өчен беренче кыңгырау чыңлый, син белем һәм яңа ачышлар дөньясына беренче адым ясыйсың. Алда сине могҗизалы тормыш, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч сәяхәтләр көтә. Хәерле юл сиңа!”, диелә анда.

Булачак укучыларның әниләре Миләүшә Зарипова белән Гүзәл Бикмиева да бүләкләргә, җитәкчелек тарафыннан булган игътибарга сөенделәр. Матур теләкләргә без дә кушылабыз һәм нәни дусларыбызның “5” һәм “4”ле билгеләренә генә укуларын, сәламәт булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев