Татарстанда хезмәткәрләрнең 4,7 проценты аена 200 мең сумнан артык акча ала
Татарстанда хезмәткәрләрнең 4,7 проценты аена 200 мең сумнан артык хезмәт хакы ала.
Бу хакта статистика мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләрнең 22,3 проценты 45 мең сумнан азрак акча эшли.
Төбәктә уртача хезмәт хаклары диапазоны 48 меңнән 105 мең сумга кадәр тәшкил итә. Керемнәр дәрәҗәсе һәм бүленеше буенча Татарстан Россия төбәкләре рейтингында 24 нче урынны алып тора.
Чагыштыру өчен, күрше Марий Элда хезмәткәрләрнең 3,1 проценты гына 200 мең сумнан артык акча ала, ә яртысы диярлек – 44,6 проценты – 45 мең сумнан кимрәк. Республикада хезмәт хакларының уртача диапазоны 33 меңнән 74 мең сумга кадәр тирбәлә. Чувашиядә югары хезмәт хаклары өлеше 1,7 процент тәшкил итә, халыкның күпчелегенең кереме 36-75 мең сум чикләрендә.
Югары хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр саны буенча лидерлар Чукотка автономияле округы (36,5 процент 200 мең сумнан артык акча эшли), Мәскәү (26 процент) һәм Ямал-Ненец автономияле округы (24,7 процент).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев