Суд участогы кунаклар кабул итте
15 октябрь көнне Сарман суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участогында «Гадел хөкем: «А» дан «Я» га кадәр» проекты кысаларында кызыклы очрашу үткәрелде.
Аның кунаклары – Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучылары иде. Беренче суд участогының җәмәгать судьясы Айнур Хаҗиев аларны җәмәгать суды эшчәнлеге белән таныштырды, «Җинаять һәм җәза», «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән темаларга лекция укыды, җинаять җаваплылыгы турында аңлатты, кеше белән гражданнар хокуклары һәм бурычлары арасындагы үзара бәйләнешне яктыртты. Укучылар күп төрле сораулар бирделәр. Моннан тыш, район суды судьясы ярдәмчесе Сирина Александрова «Басыгыз, суд килә» дигән темага сәхнәләштерелгән мәгълүмати уен үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев