Солдат чагындагы тимер мичтә кыздырылган бәрәңге тәмен Халит абый бүген дә хәтерли
Хәбәрләр

Солдат чагындагы тимер мичтә кыздырылган бәрәңге тәмен Халит абый бүген дә хәтерли

Сарман авылында яшәүче Халит Гәрәев инженер гаскәрләрендә хезмәт иткән.

– Чыгышым белән мин – Колмәт авылыннан.

1973 елның 6 ноябрендә армия сафларына алындым. Безне, самолетка утыртып, Бөгелмәдән Казанга җибәрделәр, аннары Ленинградка поездда бардык. Эстониянең Тапа шәһәрендә алты ай буе өйрәнүләр үттек. Строй белән атларга аеруча ныклап өйрәттеләр. Мин Т-150 дип аталган җир казу машинасына утырдым, окоплар, котлованнар казыдым. Минем белән бергә Сарайлы егете Таһир Гыймаев та бар иде. Өйрәнүләр тәмамлангач, аны – Бурятиягә, мине Монголиягә җибәрделәр, – дип башлады ул сүзен.
Юлда Улан-Батырны үтәләр. «Көйләре безнекенә охшаган», – дип уйлап куя Халит абый, таныш моңнар ишетеп. Кытайга йөз километр кала, Сайншанд шәһәрендә туктыйлар. Якташыбызны танк полкының инженер-сапер ротасына билгелиләр...
Тулырак язманы район газетасының 21 февраль саныннан укый аласыз.


Нет комментариев