САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманнан Мәүләветдиновларның өе медальләр белән тулган

«Канатымның уңы әнием булса, сул канатым минем – әтием», – дип җырлана җырларда.

Дөрестән дә, гаиләдә әти кеше бик мөһим роль уйный. Ул балаларына ышаныч, терәк булып тора, аларга төпле киңәшләр белән ярдәм итә, эшкә, тәртипкә өйрәтә. Кечкенәдән дөрес тәрбия алган балалар әти-әниләренең куанычы булалар.

Сарман авылында яшәүче Эльвира һәм Айнур Мәүләветдиновлар ике малай тәрбиялиләр. Ун яшьлек Тимур быел Сарман гимназиясенең бишенче сыйныфына укырга керде. Җиде яшен тутырган Айваз исә шул ук мәктәпнең бусагасын беренче тапкыр атлап керде. Гаилә башлыгы нефтьчеләр идарәсендә хезмәт куйса, аның тормыш иптәше Сарман аграр көллиятендә эшли. Айнур белән Эльвира улларына чын ир-егетләр тәрбиясе бирергә тырышалар. Алар икесе дә спортка мөкиббән булып чыктылар.

Мәүләветдиновлар гаиләсе турында күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 8 сентябрь санын укырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кон, молодцы сез Мэулэветдиновлар! Алга таба да зур унышлар га ирешеп, матур, тату, урнэк гаилэ булып яшэргэ ходай насыйп итсен. Без Сезне яратабыз