Алда безне матур бәйрәмнәр көтә.
4 ноябрьдә без – Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан район мәдәният йортында зур тантана үткәрелде. Катнашучыларны бәйрәмнәр белән иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Аннан соң районыбызның мәдәният хезмәткәрләре зур концерт куйдылар.
Нет комментариев