Сарманда тагын бер күп катлы йорт төзелә
Ул «Аренда торагы» программасы буенча районда төзелә торган йортларның – дүртенчесе.
Билгеле булганча, 2012 елның 7 маенда Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе гражданнарын арзанлы һәм уңайлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү чаралары турында»гы 600 санлы Указы чыккан иде. Шул ук елны Торак кодексына һәм башка федераль законнарга наймга торак алу турындагы үзгәрешләр кертелде. Ә инде 2016 елның язында аренда торагы төзү турындагы пилот проектлар гамәлгә ашырыла башлады.
Яңалыктан безнең район да читтә калмады. Быел Сарманның 3 нче микрорайонындагы Яңа урамда тагын бер йортка нигез салынды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт-торак фонды аша «Аренда торагы» программасы нигезендә төзелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов белән без шул йорт төзелешендә булып кайттык.
Белгәнебезчә, районда торак төзелеше актив темплар белән бара. Ел саен 10 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. Ә аренда торагы нәрсәсе белән аерыла соң, аңа ихтыяҗ бармы?
Чыннан да, районда торак белән тәэмин ителеш начар түгел. Бер кешегә уртача 28,6 квадрат метр торак мәйданы туры килә. Россиядә бу күрсәткеч – 26,9 квадрат метр. Ләкин аренда торагына да ихтыяҗ бар. Бигрәк тә ипотека һәм банк ставкалары бик нык арткан бүгенге көндә. Йорт табиблар һәм укытучылар өчен тәгаенләнгән. Бу район халкын җитәрлек дәрәҗәдә әлеге белгечләр белән тәэмин итү максатыннан эшләнә. Бигрәк тә читтән килүчеләр, беренче чиратта, торакка мохтаҗ була. Яшәү урыннары булганнарның да көнкүреш шартларын яхшыртырга теләүләре ихтимал. Ни генә дисәң дә, тормыш алга бара. Һәркемнең иркен һәм уңайлы йортларда яшисе килә. Бер бүлмәледә яшәүчеләр – ике, ике бүлмәледә яшәүчеләр тагы да зурракка омтыла. Кыскасы, аренда торагына ихтыяҗ бар. Аннан шулай ук ятим балаларга да өлеш чыгарылачак, – диде Айрат Гайфутдинов.
Әлеге торак та, район үзәк хастаханәсе территориясендә сафка бастырылган йорт кебек үк, дүрт катлы, 24 фатирлы һәм шундый ук планировкалы булачак. Этаж саен – алтышар: берәр ике һәм өч, дүртәр берәр бүлмәле фатирлар булачак. Йортның беренче каты инде күтәрелгән. Төзү эшләрен Әлмәт шәһәренең төзелеш оешмасы башкара. Участок начальнигы Рөстәм Шакировтан йортның сыйфаты турында да сораштырам.
Проект уңышлы һәм компактлы. Йорт сыйфатлы материаллардан төзелә. Фундамент – тимер-бетоннан. Подвалның биеклегенә игътибар иткәнсездер инде. Анда техник бүлмәләр булачак. Стена өчен күзәнәкле, тишекле-тишекле җылытылган кирпечләр кулланабыз. Ул заманча экологик материалдан эшләнә, җылылыкны әйбәт саклый, тавышны үткәрмәү үзлегенә ия, санитар-гигиена ягыннан да отышлы, ягъни анда күгәрек һәм гөмбәчекләр дә барлыкка килми, кар белән яңгырдан да курыкмый, өстәвенә әлеге кирпеч ныклы да. Түбә металлочерепицадан авыш итеп ясалачак, ягъни кар, яңгыр сулары җыелып тормаячак, агып төшә торган булачак. Мин Сарманга беренче тапкыр 2000 еллар тирәсендә килгән идем. Ул вакытта бик үк матур түгел иде ул. Иске һәм шыксыз йортлар күп, биналар да шундый ук һәм юллар да начар иде. Ә быел килгәч, Сарманны танымадым. Ул бик үзгәргән, матур-матур биналар, өйләр калкып чыккан, юллар төзекләндерелгән, урамнар яңартылган. Швейцариягә эләктем инде әллә, дип, гаҗәпләнеп карап йөрдем. Без дә бу йортны сарманлылар сөенеп яшәрлек матур һәм сыйфатлы итеп төзергә тырышабыз, – диде ул.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә борчыласы түгел: электр, газ, су торбалары йортка чаклы ук китерелгән, ә инде юллар соңрак төзеләчәк. Йорт территориясендә шулай ук балалар мәйданчыгы, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер урнаштыру, машиналар кую өчен махсус урын конструкцияләү дә каралган. Айрат Рифкат улының әйтүенчә, Яңа урамда киләчәктә дә күп катлы йортларның калкып чыгуы ихтимал.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев