Сарманда кайчан һава торышы яхшырачак 
Хәбәрләр

Сарманда кайчан һава торышы яхшырачак 

КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев әйтүенә караганда, республикада яңгырлар циклонның төньяк-көнчыгыш перифериясе тәэсире белән бәйле.

Татарстанда атна ахырына кадәр һава торышы тотрыксыз булачак - яшен, көчле яңгырлар булуы ихтимал. Ял көннәренә явым-төшем тукталачак. Ә иң кызу һава торышы Татарстанда киләсе дүшәмбедән урнашачак. Профессор сүзләренчә, циклон атнадан артык бер урында булган, бу - бик сирәк күренеш. Республикада узган ике тәүлектә айлык явым-төшем нормасының дүрттән бер өлеше яуган. Шуның белән Татарстанда зур дымлылык күзәтелә — ул 100 процентка кадәр җиткән.


Нет комментариев