Бүген район үзәгендә балалар өчен теш дәвалау кабинеты үз ишекләрен ачты.
Күптәнге хыялын тормышка ашырган Сарман егете Рамил Закиров һәм аның тормыш иптәше – стоматолог Лидия Закирова беренче клиентларын кабул итәләр.
Районыбызның яшь эшмәкәрләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, территориаль үсеш бүлеге начальнигы Эльмира Ибраһимова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов тәбрикләделәр, уңышлы эшләр теләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Нет комментариев