Сарман картингчылары Ютазыда дәрәҗәле җиңү яулады
18 гыйнвар көнне Уруссуда картинг буенча Ютазы районы башлыгы кубогына Чемпионат һәм Беренчелек узды.
Татарстан һәм Башкортстаннан җыелган 127 спортчы арасында Сарманның «Ялкын» командасы үзенең югары әзерлеген исбатлады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең егетләр һәм кызлар пьедесталның иң югары баскычларына күтәрелде:
* Амир Султанов (Сарман гимназиясе, 8 сыйныф) – «Национальный-Юниор» классында өч заездда да беренче килеп, абсолют Чемпион булды.
* Гүзәл Хәмидуллина (Сарман мәктәбе, 7 сыйныф) – «Хонда 270» төркемендә 2 урын.
* Данил Дәүләтов (Сарман гимназиясе, 4 сыйныф) – «Хонда 200» төркемендә 2 урын.
* Роберт Ильгамутдинов (Сарман мәктәбе, 6 сыйныф) – «Кадет» төркемендә 2 урын. (Бу төркемдә Булат Гайнановка 3 нче урынга җитү өчен нибары 1 очко җитмәде).
* Руслан Харрасов – «Национальный» төркемендә тәҗрибәле узышчыбыз 2 урынны яулады.
Шулай ук Сарман аграр көллияте студентлары Ислам Вагыйзов, Рузаль Хәмидуллин һәм 5 сыйныф укучысы Илхан Сәхбиев үз төркемнәрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, Сарманның балаларга өстәмә белем бирү оешмасы – «Яшь техниклар станциясе»нең «Ялкын» командасы гомуми зачетта 1 нче урынга лаек булды!
«Бу җиңүдә ата-аналарның ярдәме чиксез. Алардан башка мондый уңышларга ирешү мөмкин булмас иде», — дип белдерә команда җитәкчелеге.
Спортчыларыбызга алдагы ярышларда да рульдә нык булуларын һәм яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев