Сарайлы баланын аю ашаган
Сак булыгыз, райондашлар!
Яз ахырында Сарайлы авылы тирәсендә аю күренүе турындагы хәбәр күпләрне шомландырды (сылтама аша кереп карарга була vk.com/wall-39161733_148157). Шуннан соң аның турында бик ишетелмәде. Халык тынычланырга да өлгерде. Тик тынычланырга иртәрәк икән әле.
– Бер көне урманнан балан җыеп кайттык. Астагырак куаклардан җыйганнар икән инде, дип, өстәнрәк алдык, – дип сөйләде безгә Сарайлыдан бер танышыбыз.
Баксаң, аскы рәттәге баланны аю ашавы да ихтимал икән. Ерткыч җанвар Сарайлы тирәсеннән киткән, дип өметләнсәк тә, уяулык комачауламас. Татарстанның башка районнарыннан шомлы хәбәрләр ишетелде инде – сак булыгыз, райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев