“Шәфкать” үзәгендә ял итүчеләр төзекләндерелгән ашханәдә тукланалар
Быел Сарманда урнашкан “Шәфкать” үзәгендә, “Дәүләт карамагындагы социаль һәм инженерия инфраструктурасына капиталь төзекләндерү” республика программасына нигезләнеп, ремонт эшләре башкарылды.
Моның өчен дәүләт казнасыннан 2 миллион 235 мең сум акча бүленеп бирелде.
- Түшәм, идән яңартылды, стеналарга плитка ябыштырылды, электр хуҗалыгы алмаштырылды, - диде үзәк директоры Ландыш Мөхлисуллина.
Хезмәт шартларыннан ашханәдә эшләүчеләр дә бик канәгать. Аларга караганда, үзәктә ял итүче әби-бабайлар сөенә.
- Бик матур, чиста, пөхтә монда. Тәмле ашаталар, дәвалыйлар, төрле чаралар үтә. Безгә бик ошый, - диделәр алар беравыздан һәм актлар залында үтәчәк бәйрәмгә ашыктылар.
“Шәфкать”леләр үз көчләре белән үзәк мунчасын да ремонтлаганнар. Идәш-түшәмне яңартканнар. Андагы юыну, чабыну урыннары да бик уңайлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев