Россиядә хатын-кыз космонавтлар отряды төзелә
Хәбәрләр

Россиядә хатын-кыз космонавтлар отряды төзелә

“Роскосмос” Халыкара космик станциягә очышларны гамәлгә ашыру өчен хатын-кызлардан торган космонавтлар отрядын оештыру белән шөгыльләнә.

Бу хакта илнең ракета-космик тармагында чыганаклар хәбәр итә, дип яза ТАСС агентлыгы.

Россия корпорациясе аларны ракета-космос өлкәсе белгечләре арасында дәгъва итүчеләрне эзләячәк, өстәвенә, "инициативалы тәртиптә", ягъни кешеләр үзләре космоска очарга теләк белдергәнне көтеп тормыйча.

 

Әле хатын-кызлар өчен “Орлан-МКС” скафандрын яңадан үзгәртеп эшләргә карар ителгән инде. Әлеге скафандрларга авыр эшләр вакытында оператор кулларын көчәйтү өчен экзоскелет элементлары урнаштырылачак.

 

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.ru


Нет комментариев