Райондашлар наркотикларның законсыз әйләнеше турында "Ышаныч телефонына" хәбәр итә алалар
26 майдан 27 июньгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда, “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән акция бара.
Аның төп максаты – хакимият, җирле үзидарә, хокук саклау органнарының һәм халыкның наркоманиягә, аның белән бәйле җинаять кылуларга каршы көрәштә эшчәнлеген берләштерү. Наркотикларның законсыз әйләнешенә тап булучыларны 291-20-02 “ышаныч телефонына” яисә 02 телефоны буенча хәбәр итүләре сорала. Алынган һәр хәбәр кичектермичә тикшереләчәк һәм чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев