Район эчке эшләр бүлеге бинасы төзекләндерелә
Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенең административ бинасына реконструкция быел көзгә кергәндә башланган иде.
Биредә инде күләмле генә эшләр башкарылды: түбәсе ябылып бетү алдында, стенасы тышлана, тәрәзәләр куелды, янкорма төзелде. Барлыгы 110870 мең сумлык эшләр үткәрү планлаштырылган.
Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев