САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районның машинаны иң оста йөртүче өлкәннәре ачыкланды

Бүген районда «Автобабай-2025» һәм «Автоәби-2025» конкурсы үткәрелде.

Ул ике өлештән торды. Бәйгенең беренче өлеше ДОСААФның район бүлегендә үтте. Конкурсантлар анда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билет сорауларына җаваплар бирделәр. Икенче өлеш махсус җиһазландырылган полигонда уздырылды. Бәйгедә катнашучылар машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр: машинаны параллель парковкага куйдылар, «гараж»га керделәр, эстакадага менделәр.
«Автобабай»лар арасында I урынга – Шамил Нәҗметдинов, II урынга – Рамил Талибуллин, III урынга Алмас Хаҗиев лаек булды. Хатын-кызлар арасында I урынны – Венера Мөхәммәдиева, II урынны – Дания Нуриәхмәтова, III урынны Рәисә Жоглик яулады. 
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район бүлеге начальнигы Алсу Ситдыйкова, ЮХИДИнең район бүлекчәсе административ практика инспекторы Радик Сәлимов, ДОСААФның район советы рәисе Илдус Мәүләвиев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма  секретаре Айназ Сафина, район ветераннар советы белгече Лилия Мәүлиева һәм якыннары тәбрикләделәр.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев