Райондашлар, белеп торыгыз: үз планнарыгыз турында беркемгә дә сөйләмәгез
.
Гадәт аласың — язмыш язасың.
Кечкенә бүләкләр зур дуслыкка юл сала.
Сорауны сиңа бирмәсәләр, җавап бирергә ашыкма.
Үз планнарыгыз турында бер кемгә дә сөйләмәгез.
Беркайчан да акланмагыз. Гаепле икәнсез, шулай дип әйтегез. Гаепле түгел икәнсез, нигә акланырга?
Ирегез яки хатыныгыз белән бәхәсләшкән килеш йокларга ятмагыз. Башта дуслашыгыз!
Сезнең белән вакыт үткәрергә теләмәгән кешегә вакыт әрәм итмәгез.
Ситуацияне үзгәртә алмыйсыз икән, аңа карата мөнәсәбәтегезне үзгәртегез.
Нәрсә генә булмасын, һәрвакыт яхшы кеше булып калыгыз. Яхшы кешегә һәрвакыт урын табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев