Районда өченче тапкыр «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика бәйгесе үтте
Комбайнчы – җир йөзендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Ул туган иленең азык-төлек куркынычсызлыгы өчен җавап бирә, табыннар муллыгы хакына тырышып эшли. Әлеге үтә дә җаваплы хезмәттән яшьләрнең дә читтә калмавы – шатлыклы күренеш.
17 октябрьдә исә районда яшь комбайнчыларны аеруча күп очрату мөмкинлеге булды. Республиканың һәрбер районыннан «иң-иң» дип табылган игенчеләр аграр көллиятнең машина-трактор паркына җыелдылар. Анда «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дип исемләнгән 17 нче республика бәйгесе оештырылды.
Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Илнар Габбасов, Казан дәүләт университетының инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика проектының координаторы, Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе филиалы «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә «Агробизнес» программасы авторы һәм алып баручысы Дмитрий Второв сәламләделәр. Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, баш хөкемдар – аграр университетның механикалаштыру һәм техник сервис институтының гомуминженерлык дисциплиналары кафедрасы мөдире Геннадий Пикмуллин кагыйдәләрне аңлатты.
Әлмәт авылы егете Газинур Гайнетдинов күптән түгел генә үзе дә аграр көллияттә белем ала иде. Ул барлык дәрәҗә һөнәри конкурслар җиңүчесе буларак билгеле. Бу юлы Газинур эксперт ролен үтәде.
– Мин үзем дә WorldSkills чемпионатында катнаша идем. Чемпионат дәверендә шәһәрләргә йөрдем, көч сынаштым, Россия чемпионы исеменә лаек булдым. Хәзер инде үземне эксперт буларак сынап караячакмын, бәяләр куячакмын. Күренеп тора: һәрбер егет көчле, яхшы әзерләнгән, – диде ул.
Сарман районы данын «Нөркәй» агрофирмасы комбайнчысы – Карашай-Саклау авылы егете Булат Сафин яклады. Бәйге ачык, дип игълан ителгәннән соң, катнашучылар тест биремнәрен чишәргә керештеләр. Практик өлеш комбайннарны көйләүдән һәм аларның эшчәнлегендә җитешсезлекләрне ачыклаудан гыйбарәт иде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең барысы да диярлек биремнәрне уңышлы чиштеләр. Кинотеатрда фильм карау һәм район мәдәният йортындагы мәдәни программа да комбайнчыларның күңеленә хуш килде.
Сюрприз итеп, оештыручылар алдынгыларны хөрмәтләүне икенче көнгә калдырганнар иде. Мәдәният йорты залы тулы булды, хәтта күрше районнардан килүчеләр дә күренде.
Чара җирле талантларның сәхнәләштерелгән күренешеннән башланды. Алар махсус хәрби операция ветераннарына күпереп пешкән икмәкләр тапшырдылар. Аннан соң сүз Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка бирелде.
– Мондый егетләр булганда, без аларга алга таба да ярдәм итәргә, башлангычларын, үсеш планнарын хупларга тиешбез. Комбайнны олы бер завод белән чагыштырырга була. Аның белән идарә итә белү алдагы тормышта да кирәк. Кичә үткән чараны да бик кызыклы булган дип беләм. Барыгызга да зур рәхмәт, сезгә уңышлар телим, – диде ул.
Яшь игенчеләрне Фәндәс Вәлиев, ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Азнакай бүлекчәсе рәисе Гөлназ Исламова, Профсоюзның Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе филиалы «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры урынбасары – ТВ мәгълүмати программалар хезмәте начальнигы Лилия Жданова, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» җәмгыяте генераль директоры Рияз Комаров, Казан дәүләт университетының ректоры вазифасын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, Николай Сахуриев, Наил Хәмидуллин да тәбрикләделәр. Алар җиңүчеләр һәм призерларга, махсус номинацияләрдә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, акча тапшырдылар. Аерым катнашучылар аграр университетка укырга керергә сертификатларга да ия булдылар.
Күптөрле номинацияләрдә җиңүчеләрдән тыш, өч иң көчле комбайнчы да ачыкланды. Өченче урында Апас районыннан Илназ Закиров урнашты. Актаныш районыннан Фердинанд Закирҗанов икенче урынны алды. Ә җиңүче булып үзебезнең Булат Сафин танылды.
– Биремнәрне яхшы үтәгәнемне белсәм дә, беренче урын ук алырмын, дип көтмәгән идем. Хезмәт тәҗрибәм дә зур роль уйнагандыр. Тырыштым инде. Авыр булмады, белмәгән нәрсәләр очрамады, – диде ул.
Яшь комбайнчы булса да, дөрестән дә, Булатның тәҗрибәсе җитәрлек. 2016 елда ук ул комбайн ярдәмчесе булып эшли башлый. Бу эшкә ул аграр көллияттә бергә укучы иптәшләреннән кызыгып керә. Җиңүче егетебезгә ошап китә, 2020 елда үзе дә комбайн руле артына утыра. Район данын уңышлы яклап, ул урып-җыю чорындагы бишкөнлекләрдә еш кына җиңүче яки призер исемнәренә ирешүләренең очраклы булмауларын исбатлады. Афәрин, Булат, авыр эшеңдә уңышлар гына сиңа!
Сүз уңаеннан
Бүләкләү тантанасында котлаулар җирле талантларның һәм күренекле җырчыларның чыгышлары белән чиратлаштырылдылар. Чара барышында урып-җыюда зур уңышларга ирешкән күршеләребез – Тукай һәм Минзәлә районнары вәкилләре туры видеоэлемтәгә чыктылар.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев