Район башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операция зонасыннан кайтты
2022 елның феврале барыбызның да күңел тынычлыгын качырды. Шул көннән башлап, ил сагына баскан ир-егетләребез безнең имин көннәребез, тыныч төннәребез өчен көрәшәләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында барлык хакимият органнары алдына бүгенге көндә алгы сызыкта илебезнең суверенитетын саклаучы хәрбиләргә ышанычлы тыл булдыру бурычы йөкләнгәнлеген билгеләп үтте. Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру максатларында һәм күңел кушуы буенча башкарылган эш-гамәлләре белән безнең райондашлар да Җиңүгә өлеш кертәләр. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, махсус операция зонасына бишенче тапкыр шәхсән үзе барып, яу кырындагы ир-егетләребезнең хәлләрен белешеп, аларга гуманитар ярдәм тапшырып кайтты. Шушы көннәрдә ул чираттагы хәрби сәфәрдә булды. Якташ егетләребез белән очрашып, хәлләрен белешеп, аларга исемле посылкалар, азык-төлек, гигиена чаралары, маскировка челтәрләре, медикаментлар тапшырды. Гуманитар йөк составында автомобильләр дә бар иде. Фәрит Мөнәвир улы аларны бушатуда шәхсән үзе катнашып, тартмаларны тапшырырга булышкан. «Артта – йөзләрчә километр, ә без саклаучыларыбызга тормыш өчен мөһим ярдәм китерүне дәвам итәбез. Без һәркемгә посылкалар тапшырырга тырыштык. Монда, алгы сызыкта, өй җылылыгын, ярдәм тоюның мөһимлеген күбрәк аңлыйбыз. Егетләр белән очрашуыма чын күңелдән шатмын!» - дип язган иде ул үзенең телеграм-каналында. Хәрбиләргә Рәхмәт хатлары да тапшырды ул, бүгенге көндә илебезне саклаучыларның һәркайсының шәхси өлешләрен билгеләп үтте.
- Барлыгы 3 миллион сумлык 21 тонна гуманитар йөк озатылды. Егетләребезгә УАЗ, “Нива” машиналары, двигательләр җибәрелде. Техникаларны җыеп бирергә Мөнәвир Зыятдинов җитәкчелегендә хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр ярдәм иттеләр. Шулай ук бер “ВАЗ” двигателе дә сораганнар иде. Автомобильләргә запас частьләр, 4 комплект яңа авторезиналар тупланды. Кулланышта булганнары да шактый җыелды, генератор, җылыткычлар, ачкычлар җыелмасы, төзелеш материаллары озатылды. Якташларыбызга якыннары индивидуаль посылкалар алып килгәннәр иде. Авыллар, гомумән, район халкы ярдәме белән дә өчәр тартма хисабыннан һәр хәрбигә ясалды алар. Җылы кием, одеяллар, шәхси гигиена кирәк-яраклары, маскировкалау челтәрләре, тәм-томнар һәм башкалар да күп җыелган иде. Барысы да якташ ир-егетләребезгә барып иреште, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова.
Мәктәпләрдә дә ярдәм эшләре күп оештырыла. Ата-аналар да үз өлешләрен кертәләр. Укытучылар бер көнлек хезмәт хакларын күчерәләр, чәй пакетлары ясау, токмач кисү акцияләрендә катнашалар.
- Битараф калмаган, ярдәм кулы сузган, гуманитар йөк туплауда, төяүдә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Район халкына, эшмәкәрләргә эчкерсез рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде. Хәрби операция зонасына барган саен, егетләребезнең ныклыгына, батырлыгына сокланып кайтам, аларның исән-имин кайтуларын, гаиләләренә, якыннарына сабырлык, җиңүле очрашулар телим, - диде Фәрит Мөнәвирович.
Егетләребез кыска ялга кайткач та, район башлыгы хәрбиләрне кунакка чакыра, аларның тәкъдимнәрен кабул итә, ярдәм сораган мөрәҗәгатьләрен тыңлап, гозерләрен үти, төрлечә булышлык күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев