Морбаш авылы егетенең яңа китабы чыккан
Якташыбыз Фоат Уразаевның гасыр башы сынауларына багышланган публицистик мәкаләләр, памфлетлар, метасәяси эзләнүләргә нигезләнгән “Мәгыйшәт ваемы” исемле беренче китабы дөнья күргән.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “мәгыйшәт” сүзе тормыш, көнкүреш, тереклек итү дигәнне аңлата.
Эшне нәрсәдән башларга? Нинди юнәлеш алырга һәм хак юлны ничек табарга? Әлеге үзгәрешләрдә милләтнең һәм диннең урыны нинди? Җыентыкта урын алган язмалар киң катлам укучылар игътибарына әнә шул сорауларга бергәләп җавап эзләү максатында тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев