САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моннан 61 ел элек «1 Май» колхозы бүгенге көнгә язгы чәчүне төгәлләгән

Бүген табигать райондашларны җылы көне белән сөендерә.

Кайберәүләрнең әйтүенчә, һава температурасы иртән үк 20 градус җылы булган. Ә көндезгә ул 28 градуска җитте. Урыны белән 30 градус, диючеләр дә бар. 

Билгеле булганча, апрель аенда мондый җылылык сирәк була. 

- Мин яшәгән дәвердә апрель аенда һава температурасының бу кадәр югары булганын хәтерләмим. 1961 елның 12 апрелендә – Гагарин космоска очкан көнне әткәй белән күлмәк-чалбардан киндер сүсе җыйганны беләм. 1962 елда районның “1 Май” колхозы 30 апрельгә тулысынча язгы чәчүне төгәлләгән иде. Ләкин уңыш шатланырлык булмады. Инде менә кайбер җимеш агачлары чәчәк ата. Ләкин, һәр нәрсә үз вакытында булырга тиеш, дип уйлыйм. Яз иртә килсә, салкыннар майга калучан була, - диде матбугат ветераны, районның “аяклы тарихы” Равил Гыймадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев