“Лилия” бакчасында автошәһәрчек ачылды
Бүген Сарманның “Лилия” балалар бакчасында автошәһәрчек ачылу уңаеннан бик күңелле чара үткәрелде.
Федераль программа нигезендә районга бүләк ителгән икенче юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы бу. Беренчесен Сарман гимназиясенә урнаштырганнар иде.
- Бүген сезнең янга очрашуга сөенеп килдем. Әлеге автошәһәрчек сезгә юлда йөргәндә кирәкле күнекмәләрне өйрәнергә, кагыйдәләрне белергә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Бу уңайлыклар балаларның иминлеге өчен бик мөһим. Хәерле юллар булсын, балалар, - диде, бакчаның шатлыгын уртаклашып, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Николай Самойлов.
Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова да матур теләкләрен җиткерде. Символик кызыл тасманы кискәч, бакчаның зурлар төркеменә йөрүчеләр юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аннан, велосипедта йөреп, юл билгеләрен тануларын күрсәттеләр. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова балаларга яктылык кайтаргыч элементлары булган бүләкләр таратты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев