САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юмористик хикәяләр остасы Илдус Фәйзуллинның язмасын тәкъдим итәбез

Акча. (Юмореска)

Якшәмбе иртәсендә Ибрай мич арасыннан искереп-бүселеп беткән, мамык эчлеге якты дөньяга омтылгандай тырпаеп торган бишмәт алып чыкты да, шуны киеп, тышка юнәлде. Хатыны артыннан кычкырып калды: 
— Син нәрсә?! Әллә башка киемең юк? Ибрайның:
— Мин маллар карарга гына чыгып керәм ич! — дигәне генә ишетелде. 
Ә үзе, йөгерә-атлый, Фәрвәйләргә ашыкты. Аларга барып кергәч, бик җитди кыяфәт (Кәүкәбел шикләнмәсен) чыгарып: — Фәрвәй, салам кайтарткан идем. Өстемне дә алышып тормыйча, сиңа килдем. Өешергә булышмассыңмы икән? — дип сорады. Яшертен генә күз кысып алды. 
Фәрвәй, эшнең асылына төшенеп, тиз генә киенде дә, алар урамга чыктылар.
— Нәрсә, бәйрәм итәбез что-ли? — дип сорады ул. 
— А как же? Яшәсен Ибрай абзаң! — дигән булды дусты. 
Ахирәтләр кибет янына килеп җиткәч, Фәрвәй аклангандай әйтеп куйды:
— Түлке миндә бер тәңкә дә юк. 
— Синнән акча сораган кеше юк бит әле. Внимание! Ибрай, доставай! Фокус-мокус! — дип, Ибрай бишмәтенең изүенә кулын тыкты да, җиң эчен кармалый торгач, кәгазь акча сөйрәп чыгарды. — Менә, 500 тәңкә! — диде ул, авызын ерып. 
Фәрвәй, үз-үзенә ышанмыйча, акчаны тартып алды да әйләндерә-әйләндерә карады. Аның кыяфәте күзгә күренеп үзгәрде. Ул беркавым тын калып торды да кычкырып көләргә тотынды. 
— Бу бит ялган акча! Сувенир өчен махсус чыгаралар! Әнә, бер ягында пычракта аунаучы дуңгыз рәсеме дә бар! — диде ул. 
Ибрай, ышанасы килмичә, акчаны алып, күзенә терәп диярлек тикшереп чыкты да, өзгәләнеп, зарланырга кереште: 
— Тәки тапкан икән, малай! Әйтәм аны артымнан бик борчылган булып калды! Деревенский Штирлиц! Ну, ярар, тапсын да, ди. Ни өчен мыскыл итеп, дуңгызлы «акча» тыгып куйган! Ә? Хәзер сөенеченнән түшәмгә хәтле сикерә торгандыр инде. Ярый әле, кибеткә керергә өлгермәдек. Адәм рисваена кала яздык. Бөтен авылга тарала иде, малай. Зәйтүнәтти сөенеченнән ашавын да онытыр иде, әйеме. Синең уяулыгың гына коткарды. Ай-вай-вай! Җиң эченә махсус яшерен кесә теккән идем бит мин. Полный провал! 
Фәрвәй кызганыч кыяфәт белән дустына карап торды да үз фикерен белдерде: 
— Да, парин..., тебе свинью подложили... 
Илдус Фәйзуллин, Сарман авылы.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев