Чулпан Бакирова улы белән горурлана
Хәбәрләр

Чулпан Бакирова улы белән горурлана

.

Мортыштамак авылында яшәүче Самат Бакиров бүгенге көндә хәрби килешү буенча хезмәт итә. Егетнең кыю адымын, ныклы карарын аның әти-әнисе дә хуплыйлар. 
-Иң мөhиме: дөньялар тыныч булсын, исән-имин яшик. Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булганнарның, ил сагында торганнарның якыннарына сабырлык телим, - диде әнисе Чулпан Мәүлет кызы. 
Ана күңеле hәрвакыт бала янында йөри. Республика көненә багышланган чарада да ул hәр сүзнең әhәмиятенә төшенеп, җырларның эчтәлеген тыңлап, улының исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуын теләп утырды.


Нет комментариев