САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Беренче директор истәлегенә кабинет ачтылар

Бүген Ләшәү-Тамак мәктәбендә авылның хөрмәтле кешесе, легендар шәхесе – белем йортының беренче директоры Нәкыйп Әмир улы Арсланов истәлегенә кабинет ачтылар.

Тантанада җитәкченең тормыш иптәше Зөлфия Хәким кызы, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, Нәкыйп абыйның кызлары, онык-оныкчыклары, мәктәпнең беренче чыгарылышы, беренче укучылары, элекке һәм хәзерге мәктәп коллективы катнашты. Кызыл тасма киселгәч, кунаклар кабинетка уздылар. Искиткеч җылы шартларда узган чара кунакларын иң элек хәзерге мәктәп директоры Ринат Дәүләтов сәламләде, Укытучы көне белән тәбрикләде. Гөлназ Тәлгатовна да изге теләкләрен җиткерде. Аннан берәм-берәм матур хатирәләр, истәлекләр барланды. Очрашу мул табын артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев