САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил егете махсус операциядә батырлык үрнәге күрсәткән

-

Җәлил поселогыннан Сирин Касыймов та тормыш иптәшенең әтисе Яхия Хәбировтан калышмаска булган.

— Украинада хәрби килешү белән 2022 елның июненнән 2023 елның февраленә кадәр хезмәт иттем. Иң элек мине рацияләр, пехотаның хәрби машиналары белән элемтә көйләргә билгеләделәр. Яшерен элемтә белән дә эшләдем. Белогоровка поселогын штурмлаган вакытта яраландым. Мине Ростов-на-Дону шәһәренә алып киттеләр, анда аяктан кыйпылчыклар алдылар. Икенче тапкыр кергәндә, минем контрактым тәмамланып килә иде. Анысында разведкага җибәрделәр, идарә взводы командиры булырга да туры килде. Безнең бригада иң кайнар нокталарда булды. Хәзер егетләр Авдеевка шәһәрен боҗрага алалар. «Шторм» төркемендә дә хезмәт иттем. Барысы да күз ачып йомганчы үзгәреп тора. Без Кызыл Лиман шәһәре юнәлешендә булганда, мин пилотсыз оча торган аппаратлар белән идарә итә идем инде. Хәрби хезмәттәге казанышларым өчен «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медальләре белән бүләкләделәр. Соңгысы минем өчен аеруча кадерле.

Берничә ай дәвамында якыннарым белән элемтәгә чыга алмаган чаклар да булгалады. Разведкада йөргәч, моны эшләве бик авыр иде. Мәгълүматлар каршы торучы як кулына төшмәсен өчен, яшерен элемтә буенча гына аралаштык. Сүз дә юк, үзеңнең исән икәнлегеңне белгертә алмый тору — авыр... Аллаһка шөкер, исән-имин кайтырга насыйп булды, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев