САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Җәлил Ватан сакчысы «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән

«Ватан сакчысы» төшенчәсе hәрвакыт актуаль булды.

Украинада махсус операция барган чорда аның әhәмияте тагын да арта. Илебез данын яклап көрәшүче батырлар арасында безнең район егетләре дә шактый. Алар турында без даими рәвештә «Сарман», «Новый Сарман» газеталары битләрендә язып торабыз, sarman-rt. ru сайтында постлар урнаштырабыз.

Ватан сакчысы булу авырмы соң? 23 февраль уңаеннан, егетләребезнең кәефләрен белештек һәм берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Яхия Хәбиров, Җәлил поселогы:

— Мин махсус операциягә үзем теләп бардым. Анда ярты ел — 2022 елның апреленнән октябренә кадәр булдым. Курыктым, дип әйтә алмыйм, вакытында ике елдан артык әфган сугышында булып кайттым. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашканым өчен, төрле дәрәҗә бүләкләрем дә бар. Украинада махсус операциядә катнашып, «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләндем. Интернационал-сугышчыларны искә алу көненә багышланган чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләгенә лаек булдым.

Украинада өлкән атучы вазифаларын башкардым. Безнең алга камалышны тоту һәм алга бару бурычы куелды. Якыннарым белән даими рәвештә аралашып торырга тырыштым, ахырдан гына бер айдан артык элемтәгә чыгып булмады — фронтта хәлләр бераз кискенләште.
Киявем Сирин дә махсус операциядә булып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев