Мондый саваплы эш кайсы авылда үткән? Укыгыз
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел ",— дип язып калдырган халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев.
Адәм баласының соңгы йорты— зират. 19 нчы һәм 26 нчы август көннәрендә Илексаз авылы зиратында бик күп эшләр башкарылган: корыган агачлар киселгән, куаклардан чистартылган, техникалар аларны ташып торган. Авыл халкы бердәм булып эшләгән. Традициягә әверелгән мондый өмәне оештыручы Илексаз авылы егете Илсур Фәрхетдинов эшләнәсе эшләр әле күплегенә басым ясый. Зиратның байтак мәйданы чистарып, киңәеп, яктырып калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев