Алдагы көннәргә һава торышы ничек булачак?
Һава торышы

Алдагы көннәргә һава торышы ничек булачак?

Иртәгә, 16 августта, атмосфера фронтлары тәэсирендә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һава температурасы төнлә +13..+20 градус, көндез +25..+31 градус булачак.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә, 17 августта, синоптиклар урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар вәгъдә итә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +14..+19 градус күрсәтсә, көндезге сәгатьләрдә һава +27.. +32 градуска кадәр җылыначак.

18 августта, антициклон тәэсирендә, төбәктә явым-төшемсез һава торышы саклана. Көндез +29дан +34 градуска кадәр эссе булачак.

Әмма 19 августка яшенле яңгырлар кире кайтачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, аерым районнарда яшен булырга мөмкин. Көндез +26дан +31 градус җылы булачак.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/aldagy-knnrg-ava-toryshy-nichek-bulachak


Нет комментариев