Алдагы көннәргә һава торышы ничек булачак?
Иртәгә, 16 августта, атмосфера фронтлары тәэсирендә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һава температурасы төнлә +13..+20 градус, көндез +25..+31 градус булачак.