САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Саклаубашта СВО батыры Дамир Таҗетдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Узган атнада Саклаубаш гомум белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Дамир Таҗетдиновка мемориаль такта ачылды.

Чарада батырның туганнары, мәктәп коллективы, район кунаклары һәм авыл җирлеге вәкилләре катнашты.

Матәм митингында Дамирның әнисе, бертуган апасы һәм кәләше дә бар иде. Бу игелекле эшне оештыруда Римма Җиһаншина җитәкчелегендәге коллектив зур тырышлык куйды. Мемориаль тактаны ачу хөрмәте үрнәк укучыларга — әтиләре бүгенге көндә СВОда булган бертуган Хафизовларга бирелде.

«Якташыбызның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр», — дип белдерде яшь буын.

Дамир Таҗетдинов 2024 елның октябрендә махсус хәрби операциягә китә һәм шул ук елның 2 декабрендә һәлак була. Ул 2025 елның 8 маенда туган авылы Чөйле-Саклауда җирләнде. Күрсәткән кыюлыгы өчен Дамир Закир улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев