31 март 2026 яңалыклары
-
Республикада йомраннар чыга башлаган
Байбаклар артыннан Татарстанда йомраннар да уяндылар. Бу турыда Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә.
-
Республикада игелекле эшләр марафоны старт ала
1 апрельдә «ЭКОяз-2026» республика бәйгесе старт алачак. Ул Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин сүзләре буенча, бу сигез атналык изге эшләр марафоны булачак. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.
-
Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары гөлләрнең файдалы яклары турында белделәр
Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбендә «Бүлмә гөлләре турында кайгыртырга өйрәнәбез» дип исемләнгән танып-белү дәресе оештырылды.
-
Республикада апрельдән зур йөк машиналары хәрәкәтенә сезонлы чикләүләр гамәлдә булачак
Татарстанда 1-30 апрель көннәрендә аерым юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Аларның гомуми озынлыгы 6300 километрдан артык булган 392 участокка таралачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Бер атнада Татарстанда 16 кеше алкоголь белән агуланган
Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, 23-29 март көннәрендә республикада алкоголь һәм спиртлы продукция белән агулануның 16 очрагы теркәлгән.
-
Район табибы Ана һәм бала сәламәтлеге турында сөйли
30 март-5 апрель көннәрендә Ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы үткәрелә.
-
Җырчы Илһам Шакиров һәйкәленең авторы һәм урыны мәгълүм
Татарстанның башкаласында РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак. «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Бу скверга аның исеме 2025 елның апрелендә, тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников.
-
Республикада явым-төшемсез җылы һава торышы булачак
Бүген Татарстанда алмашынучы болытлы һава көтелә, явым-төшем булмаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.