26 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Эт, песи авыру чыганагы булмасын
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының истәлекле даталар календарендә 28 сентябрь котыру авыруына каршы көрәш көне булып тора. Илебездә, шул исәптән районыбызда да, ел саен котыру авыруының чыгуы бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Ул бүре, төлке кебек кыргый хайваннардан этләргә, песиләргә, ә кайвакыт кешеләргә дә йога. Быелның сигез аенда районда хайваннар тешләү яки...
-
Гөмбә җыяр чак
Көзнең беренче яртысы - гөмбә җыяр чак. Гөмбә белән агулануның иң күп очраклары да шушы чорга туры килә һәм ул сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә агулануны танып белү һәм беренче ярдәм күрсәтү бик мөһим. Агулануның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге нинди гөмбә белән агулануга бәйле. Аңа агулы гөмбә генә...
-
...Сөйкемле, саф һәм игелекле...
2012 нче елның сентябрендә Наталья Николаевна Гончарованың тууына 200 ел тулды. Җир йөзендәге барлык халыкларның яраткан шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның хәләл җефете ул. Наталья Гончарова Калуга өлкәсенең Полотняный Завод дигән эшчеләр авылында туа. Балачак еллары да шул чиста һавалы яшеллеккә күмелгән табигать кочагында уза. Соңрак алар Мәскәүгә күченеп киләләр. Гончаровлар...
-
Иң зәвыклы бакча кемдә?
Түбән Камада яшәүче Лиана һәм Ләззәт Обечовларның Кәүҗияк авылындагы ихаталары да гөлбакчаны хәтерләтә. Җәйге ялларын алар гел шунда үткәрәләр. Бакчадагы чәчәкләрнең исәбе юк. Ә бакчаның зәвыклыгына, чәчәкләрнең матурлыгына һуш китәрлек. "Кичләрен чәчәкләрнең хуш исләре тирә-якка тарала, өйгә керәсе дә килми", - диләр эскәмиядә утыручы әбиләр.
-
Дөньяның ике могҗизасы
Яшем бер дә унсигездән узмый, Әле унөч була, әле уналты. Хисләрем дә гел яшәреп тора, Хыялым да һаман канатлы. "Нәрсәдә соң сере?" - дип сорасаң, Сере аның, дустым, бик гади: Гел нәниләр арасында яшим, Мин аларның дусты - мөгаллим. Г.Нәҗмиева. Кояшлы иртә. Син эшкә ашыгасың. Кулыңдагы сумкада кич буе ясаган...
-
Футбол сезоны төгәлләнде
Агымдагы елның футбол сезоны төгәлләнде. Ир-ат командалары арасындагы республика беренчелегендә Җәлил поселогының "Нефтяник" командасы, Чистай, Бөгелмә, Урыссу, Минзәлә командаларын артта калдырып, призлы IV урынны яулады. Дүрт айга сузылган сезон киеренке көрәштә үтте. Командада - 26 спортсмен. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, "Җәлилнефть" идарәсе, "Татспецтранспорт", "НКТ-Сервис" җәмгыятьләре һәм башка предприятие хезмәткәрләре...
-
50 елдан соң очрашу
Июль аеның матур бер көнендә, Азалак авылында сыйныфташлар белән очрашу булды. Бу очрашу ниятен белдереп, Илгиз Хаҗиәхмәт улы Нуриәхмәтов шалтыратты. Мин моңа бик шатланып ризалаштым. Күңелне дулкынлану хисе чолгап алды. "Хәзер сыйныфташларыбыз нинди икән, бер-беребезне танырбызмы икән?" - дигән уй белән уку елларына әйләнеп кайттым, әкренләп онытылган елларны искә төшерә...
-
Алда – яңа үрләр
Күңелле җәй артта калды. Мәктәпләр балаларның шат тавышлары белән тулды. Һәрвакыттагыча, Сарман гимназиясе үз укучыларын зур әзерлек белән көтеп алды. Узган уку елы гимназия өчен бик нәтиҗәле булды: район мәктәпләре арасында БДИ күрсәткечләре буенча Сарман гимназиясе 1нче урынга чыкты. 2012 елда укучылар 11 фән буенча БДИ тапшырдылар. Рус теле һәм...
-
“Хәтер эстафетасы”
Миңа да, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган "Хәтер эстафетасы"нда катнашып, башкалабыз Мәскәүгә сәяхәт кылу насыйп булды. Бу сәяхәттә республиканың барлык районнарыннан да вәкилләр бар иде. Безнең районнан без өч кеше катнаштык. Шуларның берсе - мин - Мөхәммәтова Халисә Салихҗан кызы. Тумышым белән Мортамак авылыннан, бүгенге көндә Җәлил...
-
Күрүчеләр юкмы?
28 нче августта 1942 нче елгы бабабыз Сабиров Мөҗип Хафиз улы, гөмбәгә чыгып киткән җиреннән югалды. Ул Удмуртиянең Можга шәһәреннән көндезге якта мотоцикл белән чыгып китә. Кичке якта мотоциклы урман буенда табыла. Берничә көннән соң безгә Татарстан чигендә бер хатын-кыз аңа охшаган кеше күрүе турында әйтте. Тик шуннан соң аны...
-
Терлекчелек: сигез ай нәтиҗәләре
Узган атнада терлекчелектә сигез айлык эш нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләре узды. Аларның Тукай районының "Гигант" хуҗалыгында үткәнендә безнең район вәкилләре дә катнашты. Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев район, аның территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән кыскача гына таныштырганнан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов...
-
Ватанны сакларга әзерләр
2011 нче елның 17 нче мартында ТР Министрлар Кабинетының "2011-2013 нче елларга Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү" максатчан программасын раслау турында"гы 204 нче Карары кабул ителгән иде. Аның кысаларында узган җомгада - Халыкара тынычлык көнендә Җәлил поселогында "Аҗаган" республика конкурсының зона этабы үткәрелде. Сарман, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим...