...Сөйкемле, саф һәм игелекле...
2012 нче елның сентябрендә Наталья Николаевна Гончарованың тууына 200 ел тулды. Җир йөзендәге барлык халыкларның яраткан шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның хәләл җефете ул. Наталья Гончарова Калуга өлкәсенең Полотняный Завод дигән эшчеләр авылында туа. Балачак еллары да шул чиста һавалы яшеллеккә күмелгән табигать кочагында уза. Соңрак алар Мәскәүгә күченеп киләләр. Гончаровлар...
2012 нче елның сентябрендә Наталья Николаевна Гончарованың тууына 200 ел тулды. Җир йөзендәге барлык халыкларның яраткан шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның хәләл җефете ул.
Наталья Гончарова Калуга өлкәсенең Полотняный Завод дигән эшчеләр авылында туа. Балачак еллары да шул чиста һавалы яшеллеккә күмелгән табигать кочагында уза. Соңрак алар Мәскәүгә күченеп киләләр.
Гончаровлар гаиләсендә өч кыз, өч ир бала үсә. Әтиләре, Николай Афанасьевич, менә дигән булдыклы һәм белемле кеше була. Әниләре исә, Наталья Ивановна, балаларын иркә кочакта үстерми. Бу өйдә әти-әнигә һичсүзсез буйсыну, вакытны юкка сарыф итмәү, эшкә өйрәнү, бер-береңә булышу тайпылусыз үтәлергә тиешле шартлар итеп куела.
Балалар рус һәм француз телләре, әдәбият, география, тарих фәннәре буенча дәресләр алалар, музыкага өйрәнәләр, борынгы китаплардан һәм яңалары белән тулыланып торган китапханәдән бик теләп файдаланалар.
Наташаны 16 яшьтән югары катлау кешеләре арасына алып чыга башлыйлар. Буйга җиткән кызлар ярминкәсендә аңа, әйтергә кирәк, күз салучылар бик тиз табыла. Аның зифа буй-сыны, яшькелт-көрән күзләренең инсафлы һәм оялчан карашы, ачык йөзе - барысы бергә сүз белән генә әйтеп бетерә алмаслык мөкәммәллек бирә кызга.
Александр Сергеевич та беренче мәртәбә Наталья Николаевнаны танцмейстер Иогель өендә оештырылган мәҗлестә күрә. Кызның матурлыгы аны әсир итә. Кызганыч ки, бу очрашу турында Натальяның ни уйлаганын гына белмибез: ул үзенең язмаларын чит күзләргә күрсәтми, фикерләрен дә ашыгып ачып салмый. Шагыйрь исә бу турыда булачак каенанасына болай дип сөйли: "Мин аны беренче күрүемдә үк яраттым…" "Гашыйк булдым" дими, ә "яраттым" ди.
Пушкин өйләнергә ният кыла һәм әти-әнисеннән кызның кулын сорый. Ләкин рөхсәт ала алмый. Моңа карамастан, шагыйрь ике ел дәвамында максатына ирешү өчен барысын да эшли: матди хәлен яхшырта, илһам белән эшкә чума. Юкка гына аның иҗатында Болдино көзе иң бае һәм нәтиҗәлесе булмагандыр. Шунысы сокландыра: Таша да бөтен күңеле белән егетенә тартыла, аны яклый, туганнарына төрле имеш-мимешләргә игътибар итмәскә киңәш бирә.
Пушкинның "донжуанлык" исемлегендә Петр Губер Гончаровага 113 нче урынны бирсә дә, шагыйрь үзе исә Наталья Николаевнаны "бердәнбер"е итеп сайлый. 112 нең барысы да арткы планга этәреләләр, шул исәптән - Анна Керн да.
1830 нчы елда Александр Сергеевич Наташага икенче мәртәбә тәкъдим ясый. Кызның бабасы яшьләргә үзенең фатихасын бирә. Шагыйрь аңа, әлбәттә, бик рәхмәтле кала. Бу турыда Афанасий Николаевичка язып та җибәрә. Хатта мондый сүзләр була: "…Бар максатым Сезнең улыгызның кызын бәхетле итү… Ул минем бердәнберем…"
Ниһаять, 1831 нче елның 18 нче февралендә Мәскәүдәге Вознесение чиркәвендә Наталья Николаевна Гончарова һәм Александр Сергеевич Пушкин никахлашалар. Ярәшү йоласы вакытында көтелмәгән хәл килеп чыга: саксызлык аркасында яшьләр бер балдакны идәнгә төшереп җибәрәләр. Пушкин, ырымнарга ышанучан кеше буларак, моңа игътибар итмичә кала алмый, шомланып куя…
1986 нчы елның 18 нче февралендә (нәкъ туй көнендә) Мәскәүдә "Квартира Пушкина на Арбате" дигән мемориаль музей ачыла. Шул ук елны март башында миңа шунда булу бәхете тәтеде. Анда алган тойгыларым, һаман саен яңарып, уйландыралар.
...Яшь гаилә шушы стеналар эчендә үзенең беренче бәхетле көннәрен үткәрә. Дусты Плетневка шагыйрь болай дип язып та җибәрә: "Мин өйләндем - һәм бик бәхетлемен. Мондый халәттә бер дә булганым юк иде әле минем, үземне яңадан тугандай хис итәм…"
Белгәнебезчә, "болытсыз" көннәр санаулы гына булалар, бары тик өч ай дәверендә. Ә шулай да бөек шагыйребез үзенең авыр һәм тәшвишле тормыш юлында бәхет дигән төшенчәне татып карый!
Ни гаҗәп, берәүләрнең бәхетле булулары күпләрне бу тормышта пошаманга сала. Уйландыра, тынычсызландыра. Шул бәхет дигән төшенчәгә ничек булса да чөй кагу нияте уята. Бөек Пушкин язмышы белән дә түбән җанлы бәдбәхетләр шулай итеп уйнарга маташалар. Моның өчен туганлашкан аталы-уллы килмешәк Геккерннарны файдаланалар…
Наталья һәм Александр Пушкиннар бергә бары тик алты ел гына яшәп калалар. Наталья Николаевна дүрт бала белән (зурысына биш яшь тә тулмаган, ә кечесенә сигез ай була) 24 яшендә тол кала. Әйтергә генә дә тел бармый, күз алдына китерүе исә бигрәк тә авыр!
Яшь әни бар җылысын балаларына бирә. Аларның күңелләренә әтиләре турында матур һәм җуелмас истәлекләрен салырга тырыша. 1841 нче елның җәендә балалары белән Михайловкага кайта. Сөекле ире алдында булган изге нәзерен үтәргә ашыга ул. Иренең мәетен табут белән кую өчен, җир астына казып махсус бина (склеп) төзетә, соңыннан җеназа укыта. Җәй буе балалары белән бергә иренең каберенә килә, догалар укый. Әни кеше изге хатирәләрен балалары күңелендә дә ныгытырга тели…
Озак еллар Наталья Николаевна турында дөреслеккә туры килми торган сүзләр яшәде. Имештер, ул иренең иҗатына ваемсыз, аңа бары тик купшы киенеп, мәҗлесләрдә биеп күңел ачарга булсын. Моны инкарь итү өчен, Пушкинның хатынына язган хатларын уку да җитәр иде. Ваемсыз кешегә, мәсәлән, болай дип язу кирәк булыр иде микән: "Син миннән "Петр I" турында сорагансың. Бара әкренләп. Материал туплыйм. Күп йөрим". Яки: "Мин сиңа күп итеп шигырьләр алып кайтырмын!" Тагын: "Шигырьләрнең языласы килми әле. Синең янга кайтырга ашыгам, гүзәлем. Шул йокымсырап яткан шигъри тәлгәшләремә, ышанам, җан өреп җибәрер идең". "Йөзеңнең матурлыгына караганда, күңелеңнең матурлыгын ныграк яратам мин", - дигәне дә бар…
Шулай ук икенче никахлашуы турында да сүз әйтергә җөрьәт итмәдек. Искә төшерик әле. Пушкин тормыш белән саубуллашкан минутларында да хатынының киләчәге, балаларының язмышы турында борчыла. Аңа ике ел матәмдә булырга киңәш бирә. Аннан соң ихтирам итәрлек, үзенә тиң булырлык кешегә кияүгә чыгарга куша. Сөекле Ташасының кадерен саклап калырга тырышуы була бу!..
Шундый кешене җиде елдан соң гына очрата Наталья Пушкина. Дөресрәге, "тиң булырдай" кияү үзе эзләп таба аны. Бу генерал Петр Петрович Ланской була. Аңа 45 яшь, ул бер дә өйләнмәгән. Аның иң яхшы яклары - тугрылыклылык һәм намуслылык. Наталья Николаевнаны нык яратуы, беренче никахтан булган балаларга игътибарлылыгы киләчәк гаилә тормышының да бәхетле булуын гарантияли кебек. Чынбарлыкта да шулай булып чыга. Таша да иренә соклануын яшерми. Аның өенә тагын бәхет иңә, дөрес, яңа кичерешләре белән. Аларның бер-бер артлы өч кызлары туа. Шуның өстенә иренең туганының улы Павел Ланской һәм Пушкинның сеңлесенең улы Лев Павлищев та монда вакыт-вакыт торалар. Балалар белән аралашу әни кешегә авырлык бирми. Киресенчә, балалар тормышы казанында кайнап, өлкәннәр үзләре дә шәхес буларак тагы да камилләшә төшәләр, никах җепләрен дә ныгыта баралар…
Ә күңелнең иң түрендә дүрт баласының әтисе, беренче һәм сөекле иренең җуелмас образы яши. Һәр җомга Наталья Пушкина-Ланская беренче иренең рухына багышлап догалар укый, бернинди күңел ачу кичәләрендә катнашмый, тыелган ризыклар белән тукланмый. Петр Петрович хатынының хәленә кереп, ышанычлы терәге булып кала белә…
Безнең күңелләрдә дә "саф матурлыкның иң гүзәл өлгесе" булып яшәсен ул, бөек шагыйребезнең "бердәнбере"!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев