Терлекчелек: сигез ай нәтиҗәләре
Узган атнада терлекчелектә сигез айлык эш нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләре узды. Аларның Тукай районының "Гигант" хуҗалыгында үткәнендә безнең район вәкилләре дә катнашты. Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев район, аның территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән кыскача гына таныштырганнан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов...
Узган атнада терлекчелектә сигез айлык эш нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләре узды. Аларның Тукай районының "Гигант" хуҗалыгында үткәнендә безнең район вәкилләре дә катнашты.
Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев район, аның территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән кыскача гына таныштырганнан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сигез айлык эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыкты. Ит җитештерүдә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, әйбәт күрсәткечләргә ирешелсә (112 процент), сөт савуда болай дип әйтеп булмый. Дөрес, бераз артыклык бар: 805,1 мең тонна сөт җитештерелеп, былтыргыга карата ул 102 процент тәшкил иткән, ә менә август аенда исә үсеш бөтенләй дә булмаган. Бу айда бозаулар алу да кимегән, ә үлем исә, киресенчә, арткан (узган елның шул чоры белән чагыштырганда). "Бер подшипник алыр өчен дә сыер суярга димәгәндер", - диде Н.Хаҗипов, терлекләрнең баш саннарын киметкән хуҗалыкларны тәнкыйть утына тотып. Терлекләрне җәйләүләрдән кайтарып бетермәгәннәргә дә "эләкте" министр урынбасарыннан. Бүгенге көндә бер сыердан 10-11 килограмм сөт савуны ул түбән күрсәткеч, моның белән баеп булмый, дип бәяләде. Шулай ук җитештергән сөтне югары бәядән сата белү мөһимлеген дә ассызыклады. Кемдер аның килограммын - 15 сумнан, ә кемдер 10 сумнан сата. Сөт бәясен баш зоотехник кына түгел, һәр ферма мөдире белергә һәм югарырак итү өчен тырышырга тиеш. Сөт күләмен арттыруда ул эшкәртү промышленносте калдыкларын, мәсәлән, барда, патока, түп куллану мөмкинлеге барлыгын, шуңа карамастан аннан файдаланмаучылар булуын хупламавын белдерде. Н.Хаҗипов ясалма орлыкландыру технологлары хезмәтен тиешенчә бәяләү, шул ук вакытта алардан тиешле эш таләп итү кирәклегенә дә тукталды.
Фермаларда сакчыл җитештерү алымнары кертү турында да сүз булды. Әйтик, ул спирт заводларында күптәннән эшли. Мисалга, анда краннан спирт та таммый, су да акмый. Ә безнең фермаларда шулаймы? Суы гына түгел, сөте дә, тракторының мае да ага һ.б. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның сөт җитештерүчеләре союзы тарафыннан фермаларда сакчыл җитештерү системасы кертү программасы эшләнгән.
Семинар-киңәшмәдә терлекләрне иминиятләү, сыерларда маститны кисәтү һәм дәвалау, туклану рационына комплекслы ферментлы препаратлар кертү турында да сөйләштеләр. Алдагы кышлату чорына бурычлар да куелды.
Район саннарына килгәндә, хуҗалыкларда 13452 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 5050се - савым сыерлары. Терлекләрнең баш саннары кимүгә юл куелмаган. Сигез айда 1065 тонна ит, 16475 тонна сөт җитештерелгән. Һәр 100 сыерга исәпләгәндә, 63 бозау алынган (республика күрсәткече - 59). Бер сыердан иң күп сөтне "Нөркәй" агрофирмасында савалар, 1 сентябрьгә ул анда 3482 килограмм тәшкил иткән.
Семинар-киңәшмәгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәте начальниклары, ветеринарлар, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру технологлары чакырылган иделәр. Аның икенче өлешендә алар "Гигант" хуҗалыгының терлекчелек фермасында булдылар, эшләрнең оештырылышы белән таныштылар.
РӘСЕМНӘРДӘ: Н.Хаҗипов (уңда) район башлыгы В.Хаҗиев белән сөт блогында; бу станок малларның тоякларын эшкәртү, кан алу, вакцинацияләр үткәрү өчен уңайлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев