Гөмбә җыяр чак
Көзнең беренче яртысы - гөмбә җыяр чак. Гөмбә белән агулануның иң күп очраклары да шушы чорга туры килә һәм ул сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә агулануны танып белү һәм беренче ярдәм күрсәтү бик мөһим. Агулануның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге нинди гөмбә белән агулануга бәйле. Аңа агулы гөмбә генә...
Көзнең беренче яртысы - гөмбә җыяр чак. Гөмбә белән агулануның иң күп очраклары да шушы чорга туры килә һәм ул сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә агулануны танып белү һәм беренче ярдәм күрсәтү бик мөһим.
Агулануның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге нинди гөмбә белән агулануга бәйле. Аңа агулы гөмбә генә түгел, шартлы рәвештә ашарга яраклы дип табылган гөмбәләр дә, әгәр алар дөрес әзерләнмәгән булсалар, сәбәпче булырга мөмкин. Экологик чиста булмаган районнарда үсүче гөмбәләрдә дә зарарлы матдәләр туплана. Шуны да онытмаска кирәк: гөмбә белән агулануны өлкәннәр һәм балалар аеруча авыр кичерәләр.
Безнең якта үсүче иң агулы гөмбәләр - сасы чебен гөмбәсе, ак чебен гөмбәсе һәм төссез агулы гөмбә. Вакытында беренче ярдәм күрсәтелмәсә, кеше бу гөмбәләр белән агуланудан үләргә дә мөмкин.
Гөмбәләр белән агулануның билгеләре нинди соң? Нинди гөмбә белән агулануга карап, бу билгеләр ярты сәгать һәм тәүлек аралыгында килеп чыгарга мөмкин. Кайчак агулануның беренче билгеләре 2-3 тәүлектән соң беленә башларга ихтимал. Бу билгеләргә косу, эч китү, су эчәсе килү, көзән җыеру керә, бу вакытта көчле итеп эч, баш авырта, баш әйләнә. Алар беленә башлау белән, авыруны костырырга, ашказанын юдыртырга кирәк. Ашказанын өй шартларында түбәндәгечә юдыралар. Вак йотымнар белән бүлмә температурасындагы 4-5 стакан кайнаган су эчәргә һәм косарга кирәк. Аннан соң активлаштырылган күмер эчәләр. Ул гәүдәнең һәр килограммына 0,5-1 граммнан да ким булмаска тиеш. Эч китмәсә, җиңелчә эч җибәрүче дару бирәләр. Авыруда гипотония булу ихтималы булса, аны аз дозада эчертәләр. Әгәр авыру болай да косса һәм эче китсә, аңа аларга каршы дару бирергә ярамый, чөнки косу һәм эч китү - организмнан канга эләкмәгән токсиннарны чыгарырга ярдәм итүче саклагыч механизмнар.
Соңыннан авыруны яткырырга һәм тынычлык тәэмин итәргә кирәк. Аяк, кулларга җылы грелкалар куярга, су яки каты чәй бирергә киңәш ителә. Алкогольле эчемлекләр бирү катгый тыела, чөнки алар агуның организмга таралуын тизләтәләр. Ләкин гөмбә белән агуланган очракта иң мөһиме - шунда ук ашыгыч ярдәм чакыру яки авыруны хастаханәгә илтү. Бу очракта бары тик табиб кына дөрес дәвалау билгели ала, чөнки төрле гөмбәләрнең агулары организмга төрлечә тәэсир итә, һәм, димәк, универсаль дәвалау ысулы да юк. Табиб дөрес дәвалау билгели алсын өчен, аңа күбрәк мәгълүмат бирергә - гөмбәне каян җыйганлыкны, аның нинди кыяфәттә булуын, ничек әзерләгәнне җентекләп сөйләргә кирәк.
Газета укучыларыбыз арасында гөмбәчеләр бар микән? Алар бу "тыныч ауга" ничек карыйлар, кайсы гөмбәгә өстенлек бирәләр икән? Берничәсен тыңлап карыйк әле.
Н.Афзалетдинова, Сарман авылы:
- Гөмбәгә күп еллардан бирле йөрибез, яратып җыябыз, консервлыйбыз. Нинди гөмбә бар, шуны җыябыз. Майлы гөмбә, ак, җирән гөмбә, гөрәҗдә һәм башкаларны бик яратып ашыйбыз. Әлбәттә, чисталарын, матурларын җыярга тырышабыз. Ә менә рус халкы барысын да җыя икән. Бер елны шулай гөмбәгә бардык. Чиста гөмбәләрне генә алдык та, кортлыларын ташлап бардык. Артыбыздан бер рус карты килә икән. "Сезнең арттан гөмбә җыюы бик җайлы булды. Рөхсәт итсәгез, сез ташлап барган барлык гөмбәләрне дә алыр идем", - ди бу. Без берсүзсез риза булдык, китап бит кортлыларын җыярга кушмый. Ә рус халкы аларын да, хәтта агулы дип саналганнарын да җыя, белеп эшкәртә һәм куллана икән.
Н.Хәйруллина, Сарман авылы:
- Гөмбәне гаиләбез белән бик яратабыз. Балаларны да кечкенәдән үк гөмбә җыярга өйрәттем. Теләсә кайда җыймаска, теләсә кайдан алмаска, ашамаска икәнлеген дә беләләр. Аны бик саклык белән кулланабыз. Безнең яклар гөмбәгә аеруча бай. Ашарга яраксызлары исә бик аз. Ел да кышка берничә төр гөмбә әзерлибез. Апрель ахырында, май башында кәҗә гөмбәсе чыга. Аннан соң җәйге, болын гөмбәләре китә. Без аеруча көзге, пластинкалы гөмбәләрне яратабыз. Җирән гөмбә, гөрәҗдә, шампиньон һәм башкалар… Хәер, дөрес итеп җыйсаң, эшкәртсәң һәм сакласаң, аларның барысы да тәмле. Без тозлыйбыз һәм суыткычта катырып саклыйбыз.
Н.Шәймәрданова, Сарайлы авылы:
- Гөмбәне танымыйм да, җыймыйм да. Әмма гөмбә таныган кеше әзерләгән гөмбәне бик яратып ашыйм. Бүре ашамаса да, тәмле бит. Шулай да үзем җыярга батырчылык итмим.
Э.Харисова, Сарман авылы:
- Мин гөмбәгә сирәк йөрим, ә менә ирем, ирек куйсаң, гел кайтып кермәс иде. Ул барлык төр гөмбәләрне дә таный. Иртә язда чыккан кәҗә гөмбәсеннән үк җыя башлый ул һәм кара көзгәчә гөмбә җыю җаен таба. Билгеле, чистартуы, эшкәртүе миңа кала.
Шулай да, узган атнада аңа ияреп, наратлыкка гөмбәгә барган идем. Соңыннан башым бик нык авыртты. Баш миенә кислород чамадан тыш күп кергәндер, диделәр таныш-белешләр. Урманга да ешрак йөрергә кирәк икән, дигән фикергә килдем.
Гөмбәне исә маринадлап та куябыз, катырып та саклыйбыз. Ел әйләнәсе болай ашарга да, пирог, пиццалар, ашлар пешергәндә дә бик ярап куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев