25 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Карашай Саклауда да, Шәрләрәмәдә дә беренче урында –халык мәнфәгате
Бүген Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Ике җирлектә дә узган елда районның социаль-икътисади хәле белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов таныштырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова бу өлкәдә булган яңалыклар, үзгәрешләргә тукталды, "Шәфкать" үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов...
-
Райондашларыбызның кайсысы телевизорлы булыр икән?
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Языл һәм телевизор от!» акциясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Акциядә катнашучы райондашларыбызга уңышлар телибез! Аның нәтиҗәләре призлар уйнатылгач хәбәр ителәчәк. Фото из:https://pixabay.com/ru/photos/
-
Яңа Имән авыл җирлегендә халык җыены үтте
Башка еллардан аермалы буларак, быел Яңа Имән авыл җирлегендә халык җыены бик тыныч үтте. Тормыш шартлары уңайлы, эшләре көйле булгангамы, халык бер сорау да бирмәде. Гадәттәге көн тәртибе буенча иң элек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев чыгыш ясады. Ул узган ел җирлектә башкарылган эшләргә анализ ясады, быелга планлаштырылганнары белән таныштырды....
-
Ел укытучысы билгеле
Сарман гимназиясендә үткәрелгән "Ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде. Быелгы һөнәри осталык конкурсында барлыгы 16 укытучы катнашты. Җиңү өчен аларның барысы да тәҗрибә һәм белемнәрен, осталык һәм тапкырлыкларын тулысынча эшкә җиктеләр, барлык көчләрен куйдылар. Бәйгедә катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров сәламләде. - Әлбәттә, сезнең барыгыз да "Ел укытучысы" булырлык,...
-
Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә халык җыены узды
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Быел халык бергә булган уңышларын, алга куелган бурычларын ремонтланган бинада җыелып уртаклашты. Авыл халкы җыелышларны менә ничә еллар инде мәдәният йортын төзекләндерүне сорап башлый иде. Теләкләре тормышка ашты искеминзәләбашлыларның. Яңартылган җиһазлар, бүлмәләр тагын да тырышып эшләр өчен зур стимул булып...
-
Әйт моннан соң «чүпрәк» дип!
Үземнең административ җаваплылыкка тартылганымны белмичә, тыныч кына яшәп ятканмын бит! Шелтә белдергәннәр, имеш, ә мин белми дә калганмын. Төнге уннар булгандыр, мөгаен, ишек шакыдылар Төнлә кем йөрер? Сагайдык. Тавыш кабатланды, катгыйланды. Күрше-күләннең йомышы төшкәндер, дисәң, алар болай таләпчән итеп шакымаслар, җиңелчә генә кагарлар иде. Ачтым. Яшь кенә ике хатын-кыз. Районыбызның...
-
Райондашларыбызга кабактан мантый пешерү ысулын тәкъдим итәбез
Кабактан мантый Фарш өчен: 500 г сарык яки сыер ите 500 г кабак 4 баш суган тоз, борыч су, сары май Камыр өчен: 600 г он 200 мл су тәменчә тоз Кабакны кабыгыннан, орлыкларыннан арындырырга һәм ваклап турарга. Фаршка суган, тоз, борыч, бераз гына су, сары май салып, кабак кушып...
-
Илсөя Бәдретдинова башкатыргыч сорау белән яна
Инстаграм дусларын уйланырга мәҗбүр иткән Илсөя Бәдретдинова. Үзенең битенә менә ни дип язып куйган ул: «Сорау!!! Акыл 37 дә кермәсә…ничәдә керә?» Җаваплар, уйлар, фикерләр һәрвакыттагыча төрле! «Ана сөте белән кермәгән, кәҗә сөте белән кермәс!», «Алтыдагы алтмышта юк», «Кергәне чыкмасын иде», «Беркайчан да!», «Кырыкка кадәр кермәсә, кырыктан соң чыга ул »...
-
Сарман гимназиясендә “Ел укытучысы” бәйгесе бара
Бүген, 25 январь көнне, Сарман гимназиясендә 8.00 сәгатьтә "Ел укытучысы" бәйгесенә старт бирелде. Анда район мәктәпләреннән иң көчле укытучылар һөнәри осталыкта үзара көч сынашалар. Аларны мәгариф бүлеге методисты Ләйлә Алексеева сәламләде, бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.
-
Сарман студентларының тормышы күңелле үтәме?
Алабуга дәүләт педагогия университеты үз студентларын очраштыруның бердәм көнен билгеләгән, дигән хәбәр тиз арада таралды. Аралаша торган курсташлар белән уйлаштык та, ватсапта төркем булдырырга исәпләдек. Төрле элемтәләр аша тиз арада күбесен теркәп тә куйдык. Кемдер малай өйләндерә, кызын кияүгә бирә, укырга кертү мәшәкатьләре белән йөри, ял итәргә киткән - барыбыз...
-
Сарман Татьяналары бәйрәм итә
25 гыйнвар традицион рәвештә Россия студентларының бәйрәм көне дип санала. Бу көнне Татьяна көнен дә билгеләп үтәләр. Бәйрәм, официаль булмаса да, студентлар арасында бик популярлык казана һәм күңелле үтә. Тарихка күз салсак, 1755 елда нәкъ шул көнне император Петр I нең кызы Елизавета патша Рәсәе тарихында беренче булган Мәскәү университетын...