Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә халык җыены узды
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Быел халык бергә булган уңышларын, алга куелган бурычларын ремонтланган бинада җыелып уртаклашты. Авыл халкы җыелышларны менә ничә еллар инде мәдәният йортын төзекләндерүне сорап башлый иде. Теләкләре тормышка ашты искеминзәләбашлыларның. Яңартылган җиһазлар, бүлмәләр тагын да тырышып эшләр өчен зур стимул булып...
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Быел халык бергә булган уңышларын, алга куелган бурычларын ремонтланган бинада җыелып уртаклашты. Авыл халкы җыелышларны менә ничә еллар инде мәдәният йортын төзекләндерүне сорап башлый иде. Теләкләре тормышка ашты искеминзәләбашлыларның. Яңартылган җиһазлар, бүлмәләр тагын да тырышып эшләр өчен зур стимул булып тора. Балалар бакчасының яңартылып, мәктәп бинасына күчерелүе дэ - авыл халкы өчен зур сөенеч. Медицина хезмәте күрсәтү үз югарылыгында башкарыла. Мәдәни чаралар халыкның тормышын бизи. Уңышлы эшләп килүче "Сөембикә" кул эшләре түгәрәгенең күркәм үрнәкләрен күргәзмәдә күрдек. Ветераннары активлык күрсәтәләр. Болар хакында авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов чыгыш ясадылар. Авыл хезмәтчәннәренең уңышлары, агрофирма эшчәнлегендәге аларның керткән өлеше турында агрофирма директоры Эдвард Төхбәтуллин сөйләде. Авыл халкын социаль яклау мөмкинлекләре белән "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина таныштырды. Яшәү иминлеген тәэмин итү буенча күрелүче чараларга участок полиция хезмәткәре Илназ Бадыйков тукталды. Соңыннан җирлек халкы үзен кызыксындырган сорауларын бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев