Сарман студентларының тормышы күңелле үтәме?
Алабуга дәүләт педагогия университеты үз студентларын очраштыруның бердәм көнен билгеләгән, дигән хәбәр тиз арада таралды. Аралаша торган курсташлар белән уйлаштык та, ватсапта төркем булдырырга исәпләдек. Төрле элемтәләр аша тиз арада күбесен теркәп тә куйдык. Кемдер малай өйләндерә, кызын кияүгә бирә, укырга кертү мәшәкатьләре белән йөри, ял итәргә киткән - барыбыз...
Алабуга дәүләт педагогия университеты үз студентларын очраштыруның бердәм көнен билгеләгән, дигән хәбәр тиз арада таралды. Аралаша торган курсташлар белән уйлаштык та, ватсапта төркем булдырырга исәпләдек. Төрле элемтәләр аша тиз арада күбесен теркәп тә куйдык. Кемдер малай өйләндерә, кызын кияүгә бирә, укырга кертү мәшәкатьләре белән йөри, ял итәргә киткән - барыбыз булмаса да, билгеләнгән көнне очрашуга җыелдык. Уку йортыбыз урнашкан бина каршында төрле елларда укыган студентлар җыелган, күңел ачу чарасы бара. Килгәннәрне университет администрациясе хезмәткәрләре теркәп, кайда эшләгәннәрен язып бара. Статистика өчен кирәктер, мөгаен.
Җәйге сессиясен ябып бетермәгән студентлар да күренгәләде. Шуңа игътибар иттем: күбесе рульдә килгәннәр, чыгу белән, машиналарына утырып, китеп баралар. Шул мизгелдә күз алдыннан студент еллары узды. Без шәхси машиналарда түгел, автобуста, я "попутка"да йөри идек. Хәзер күпләребез, бала укырга керү белән, машина алып бирәбез. Я булмаса, илтеп куябыз, барып алабыз. Менә китте заманалар. Күпме зарлансак та, Аллага шөкер, иркен яшибез.
Район егет-кызлары кайларда укый, студент тормышыннан канәгатьме - шулар белән кызыксындык.
Альбина Нуруллина, Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты:
- Миңа студент тормышы бик ошый. Аллага шөкер, үзем теләгән спорт менеджменты-идарәче факультетына укырга кердем. Көндез укыйм, аннан соң тренировкаларга барам, кичке якта өй эшлэре карыйм. Ял көннәрендә дуслар белән күрешәбез, я Сарманга әти-әни янына кайтам. Кышын вакыт ярышларда үтә. Укудан тыш вакытта мин төрле курсларга, шөгыльләргә йөрим. Узган ел беренче курста булгач, яңа дуслар белән таныштым, шәһәрне моңа кадәр белсәм дә, яңача ачтым. Соңгы имтиханымны тапшырдым, хәзер ярышка әзерләнә башлыйм. 27-28 январь көннәрендә авыл районнары арасында чаңгы буенча Татарстан Чемпионаты узачак.
Камилә Нигъмәтуллина, Казан федераль университеты студенты:
- Мин юридик факультетта белем алам. Аллага шөкер, кышкы сессияне яптым. Барлык имтиханнарны да "бишле"гә тапшырдым. Хәзер каникуллар башлана. Ял көннәрендә йокларга яратам (көлә). Буш вакытларда кинотеатрга, спектакльләр карарга барабыз. Студент көнен дуслар белән бергә үткәрергә уйлап торабыз. "ТатнефтьАрена"га концертка барырга исәпләдек.
Гүзәлия Хафизова, Казан федераль университеты (Яр Чаллы филиалы) студенты:
- Студент тормышы бик кызыклы, бик күп чаралар үткәрелә. Быел соңгы курста укыйм, икътисад бүлегендә белем алам. Укуы авыр түгел, барлык имтиханнарымны да бик яхшы билгеләренә генә тапшырдым. Атна саен Сарманга кайтам. Укудан тыш вакытларымда мин "Сәйяр" халык бию ансамбленә йөрим, спортны яратам. Институтның спорт җыелма командасы члены булып торам. Җиңел атлетика, чаңгы, полиатлон, гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнәм.
Данис Мөхәммәдиев, Алабуга дәүләт педагогия университеты студенты:
- Китаплар укырга яратканга, мин филология-тарих факультетын сайладым. Быел соңгы курста укыйм. Өченче көн кышкы сессияне төгәлләдем, имтиханымны "бишле"гә тапшырдым. Каникуллар башлана, өйгә кайтам. Курс һәм диплом эшләре язасым бар, шуларга әзерләнәчәкмен.
Эдуард Туйкин, Сарман аграр көллияте укучысы:
- Быел соңгы курста укыйм. Көллиятнең урта һөнәри белем бирү бүлеген тәмамлап, техник-механик белгечлеге алачакмын. Аннан Казан аграр университетында укуымны дәвам итәргә исәплим. Миңа монда укуы бик ошый. Төрле чаралар, кичәләр еш үткәрелә. Көллиятнең "Понабрали" КВН командасында уйныйм, бию белән шөгыльләнәм. Әлмәт, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә команда белән уңышлы чыгышлар ясадык. Киләчәктә дә сәхнәдән китмәскә дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев