Сарман Татьяналары бәйрәм итә
25 гыйнвар традицион рәвештә Россия студентларының бәйрәм көне дип санала. Бу көнне Татьяна көнен дә билгеләп үтәләр. Бәйрәм, официаль булмаса да, студентлар арасында бик популярлык казана һәм күңелле үтә. Тарихка күз салсак, 1755 елда нәкъ шул көнне император Петр I нең кызы Елизавета патша Рәсәе тарихында беренче булган Мәскәү университетын...
25 гыйнвар традицион рәвештә Россия студентларының бәйрәм көне дип санала. Бу көнне Татьяна көнен дә билгеләп үтәләр.
Бәйрәм, официаль булмаса да, студентлар арасында бик популярлык казана һәм күңелле үтә. Тарихка күз салсак, 1755 елда нәкъ шул көнне император Петр I нең кызы Елизавета патша Рәсәе тарихында беренче булган Мәскәү университетын ачу турында указ имзалый. Гомуми белем алуның һәм фәннн үсешнең әһәмиятен аңлаган Михаил Ломоносов белән граф Иван Шувалов аңа нигез салалар. Изге Татьяна уку йортының һәм студентларның яклаучысы була.
Шул уңайдан, райондагы Татьяналарны "табып", алардан бу көннең әһәмияте турында белештек.
Татьяна Гарипова, Сарман авылы:
- Мин Казанда почта элемтәсе училищесын тәмамладым. Студент елларын бүгенге көндә дә сагынып сөйләшәбез, бергә укыган кызлар белән аралашабыз, очрашабыз. Бер әбидә квартирада сигез кыз торып укыдык. Бар нәрсәне уртак итеп, бергә ашарга әзерләп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек. Атна саен Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына йөри идек. Ә исемгә килгәндә, миңа бу исемне апам Ольга куштырган. Үзем артык әһәмият бирмәсәм дә, бу көнне мине белгәннәр исем белән котлыйлар.
Татьяна Малова, Ләке авылы:
- Исемне миңа әтием кушкан. Өч исем сайлаган булганнар: Евдокия, Валентина һәм Татьяна. Соңгысы ныграк ошаган. Бу көнне дуслар открытка җибәрәләр. Гаиләдә чәй өстәле әзерлибез, берәр тәмле әйбер пешерәбез. Мин Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамладым. Студент вакытта дус егетләр чәчәк бүләк итәләр иде. Бу көнне студентлар бәйрәме дә буларак, дискотека оештыралар, ә Татьяналарны түләүсез кертәләр иде.
Татьяна Ильина, Яр Чаллы студенты:
- Мин - үзем Ләке кызы. Исемне әбием хөрмәтенә әти-әнием кушканнар. Бүгенге көндә Яр Чаллыда сәүдә-технологик җитештерү институтында 1 курста укыйм. Беренче генә ел булгач, студентлар көне ничек үткәнен әлегә белмим. Укуы бик ошый, буш вакытларымда төрле түгәрәкләргә йөрим, студентлар советында булганлыктан, бәйгеләрдә катнашам.
Татьяна Тумриева, Сарман авылы:
- Мин Яр Чаллы шәһәрендә шәфкать туташы булып эшлим. Пермь дәүләт фармацевтика академиясендә читтән торып белем алам. Медицина училищесында укыганда, студентлар көне бәйрәм ителә, төрле конкурслар оештырыла иде. Татьяна көне дә буларак, мине дуслар котлыйлар, миңа икеләтә бәйрәм була иде. Үз исемем бик ошый, ул "оештыручы, нигез салучы" мәгънәсенә ия. Әбиемнең исемен миңа бирүләре дә - зур горурлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев