САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Имән авыл җирлегендә халык җыены үтте

Башка еллардан аермалы буларак, быел Яңа Имән авыл җирлегендә халык җыены бик тыныч үтте. Тормыш шартлары уңайлы, эшләре көйле булгангамы, халык бер сорау да бирмәде. Гадәттәге көн тәртибе буенча иң элек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев чыгыш ясады. Ул узган ел җирлектә башкарылган эшләргә анализ ясады, быелга планлаштырылганнары белән таныштырды....

Башка еллардан аермалы буларак, быел Яңа Имән авыл җирлегендә халык җыены бик тыныч үтте. Тормыш шартлары уңайлы, эшләре көйле булгангамы, халык бер сорау да бирмәде. Гадәттәге көн тәртибе буенча иң элек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев чыгыш ясады. Ул узган ел җирлектә башкарылган эшләргә анализ ясады, быелга планлаштырылганнары белән таныштырды. "Җәлил" агрофирмасының эшчәнлегенә, хезмәтчәннәренең эш нәтиҗәләренә агрофирма директоры Эдвард Төхбәтуллин тукталды. Халык иминлеген, тынычлыгын саклау өлкәсендә күрелгән чаралар турында участок полиция инспекторы Руслан Харисов сөйләде. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина җирлек халкын үзәккә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга чакырды, моның өчен үзәктә барлык шартларның булуын ассызыклады. Районның социаль-икътисади тормышы хакында район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев