Ел укытучысы билгеле
Сарман гимназиясендә үткәрелгән "Ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде. Быелгы һөнәри осталык конкурсында барлыгы 16 укытучы катнашты. Җиңү өчен аларның барысы да тәҗрибә һәм белемнәрен, осталык һәм тапкырлыкларын тулысынча эшкә җиктеләр, барлык көчләрен куйдылар. Бәйгедә катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров сәламләде. - Әлбәттә, сезнең барыгыз да "Ел укытучысы" булырлык,...
Сарман гимназиясендә үткәрелгән "Ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде. Быелгы һөнәри осталык конкурсында барлыгы 16 укытучы катнашты. Җиңү өчен аларның барысы да тәҗрибә һәм белемнәрен, осталык һәм тапкырлыкларын тулысынча эшкә җиктеләр, барлык көчләрен куйдылар.
Бәйгедә катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров сәламләде.
- Әлбәттә, сезнең барыгыз да "Ел укытучысы" булырлык, барыгызга да шушы мәртәбәле исемне бирерлек. Чөнки һәркайсыгыз хезмәтегезне яратып башкарасыз, муниципаль турга үз мәктәбегездә һәм зоналарда җиңү яулап килгәнсез, - диде ул.
Билгеле, барлык катнашучыга да "җиңүче" исемен биреп булмый. Бәйгенең "Ел укытучысы" номинациясендә бу исемгә Җәлил поселогы беренче мәктәбенең музыка укытучысы Флүзә Шәйхетдинова лаек булды. Ә призлы урыннар Петровка Завод мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Тимофеевага һәм Иске Кәшер мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хөсәеновага бирелде. "Педагогик дебют" номинациясендә җиңү өчен көрәшкән яшь укытучылар да сынатмаска тырыштылар. Җиңүче исеменә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Андрианова лаек булса, призлы урыннарны Иске Кәшер мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең чит телләр укытучылары Гөлшат Нариманова һәм Динә Хөснетдинова яуладылар.
Узган елгы "Ел укытучысы" - Сарман урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирүче Люзия Хаҗиева күчмә кубокны быелгы "Ел укытучысы" Флүзә Шәйхетдиновага тапшырды.
Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев