САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай Саклауда да, Шәрләрәмәдә дә беренче урында –халык мәнфәгате

Бүген Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Ике җирлектә дә узган елда районның социаль-икътисади хәле белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов таныштырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова бу өлкәдә булган яңалыклар, үзгәрешләргә тукталды, "Шәфкать" үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов...

Бүген Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Ике җирлектә дә узган елда районның социаль-икътисади хәле белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов таныштырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова бу өлкәдә булган яңалыклар, үзгәрешләргә тукталды, "Шәфкать" үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов игенчелектә, терлекчелектә ирешелгән уңышларны барлады. Җыенда шулай ук полиция участок инспекторы Рәсим Сафинның чыгышы да тыңланды. Җирлек эшчәнлеге хакында аларның җитәкчеләре Карашай Саклауда - Вероника Хөсниева, Шәрләрәмәдә Наилә Хуҗина хисап тоттылар. Шәрләрәмәдә авыл мәчете имамы Әнәс хәзрәт Гыйззәтуллин да чыгыш ясады. Халык үзен борчыган сорауларын да күтәрде. Ике авылда да үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт программасы күрсәтелде, кул эшләреннән күргәзмә эшләде. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция, камыр ризыкларыннан ярминкә дә оештырылган иде. Карашай Саклауда сатуга куелган шифалы үләннәр белән күпләр кызыксынды. Йомырка белән сөткә дә сорау зур булды. Җыеннар хакында тулы язма - газетаның алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев